news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Финанс министрлыгы ташламалы ипотека кертеме күләмен 30 процентка күтәрергә тәкъдим итте

Россия Финанс министрлыгында ташламалы ипотека буенча беренчел минималь кертем күләмен 30 процентка кадәр күтәрергә тәкъдим иттеләр. Ведомствоның тагын бер тәкъдиме: әлеге дәүләт программалары буенча халыкка кредит бирүче банклар ала торган субсидияләрнең чик күләмен 0,5 процент пунктка киметү.

Министрлыкта аңлатуларынча, мондый чаралар ипотека базарында «артык җылыну» куркынычын киметергә ярдәм итә, дип яза «Интерфакс».

Финанс министрлыгы искәрткәнчә, элегрәк хөкүмәт ташламалы ипотека буенча беренчел кертем күләмен 15 проценттан 20 процентка кадәр күтәргән иде. Ләкин бу чара ипотека күләмен сизелерлек әкренәйтмәде. Киресенчә, кыйммәтле базар программасы фонында ташламалы ипотека тагын да ныграк кызыктыра торганга әйләнде, чөнки төп ставкасы югары.

Россия Финанс министрлыгы россиялеләрнең берничә ташламалы ипотека алу мөмкинлеген чикләргә тәкъдим итте. Шулай ук тәкъдимнәрнең берсе — заемчының соңгы бурыч йөкләнеше күләменә 50 проценттан артмаган чикләү кертү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100