news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Финанс министрлыгы Россиядә ярлылык буенча пособие кертергә тәкъдим итә

Ярлылык буенча пособие кертү өчен закон нигезендә "мохтаҗлык" аңлатмасын билгеләргә кирәк, дигән Финанс министрлыгы башлыгы урынбасары.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Финанс министрлыгы Россиядә ярлылык буенча пособие кертергә тәкъдим итә. Бу хакта РФ финанс министры урынбасары Татьяна Нестеренко сүзләренә сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.

Нестеренко 16 яшькәчә балалары булган, бигрәк тә ике яки аннан күбрәк балигъ булмаган булган, ата яки ана гына эшләгән гаиләләргә матди ярдәм кирәк, дип саный. Ул бу схеманы күп илләр куллана, дип билгеләп үткән.

Ярлылык буенча пособие кертү өчен закон нигезендә "мохтаҗлык" аңлатмасын, аның критерийларын, гаилә керемен һәм милкен яки гаилә әгъзасы булган ялгыз яшәүче гражданнар, затлар даирәсен билгеләү системасын билгеләргә кирәк. Федераль бюджет проекты якындагы өч елга министрлыкның әлеге тәкъдимен кертми, дигән Нестеренко.

news_right_1
news_right_2
news_bot