news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Финанс министрлыгы ОСАГОны реформалаштырырга җыена

Дәүләт Думасы министрлык тәкъдим иткән төзәтмәләрне яз көне караячак.

(Казан, 9 ноябрь, "Татар-информ"). Россия Финанс министрлыгы ОСАГО турындагы законга сизелерлек үзгәрешләр кертергә җыена. Аерым алганда, ведомство полис бәясен автомобильгә түгел, ә машина йөртүчегә бәйләргә тәкъдим итә. Бу хакта бүген "Ведомости" яза.

Басма мәгълүматлары буенча, Дәүләт Думасы министрлык тәкъдим иткән төзәтмәләрне яз көне караячак.

Хәзер ОСАГО бәясе төбәк, машина йөртүченең яше һәм стажы, машина двигателенең егәрлеге һәм аварияләр санына бәйле. Финанс министрлыгы автомобильнең техник характеристикалары белән бәйле күрсәткечләреннән баш тартып, машина йөртүченең "һөнәри компетентлыгы" дигән критерий кертергә тәкъдим итә.

Иминиятләштерүче автомобиль хуҗасын характерлаучы коэффициентларны үзе билгели алачак.

Министрлыкта проект хакында фикер алышулар барышында аның сизелерлек үзгәрү мөмкинлеген билгеләп үтәләр. Иминиятләштерүчеләр ихтимал үзгәрешләрне тискәре кабул иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot