news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Финанс министрлыгы нефть өлкәсендә альтернатив салым салу вариантын әзерли

Бу вариант шулай ук Евразия икътисади берлеге кысаларында нефть таможня субсидиясен бирүдән баш тартырга тәкъдим итә.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Россия Финанс министрлыгы файдалы казылмалар табышына салымны өстәмә күтәрү Көнбатыш Себердә һәм Комида нефть табышын кинәт төшерүгә китерәчәк дип санап, нефть тармагына салым салуның альтернатив вариантын эшкәртүгә алынды. Бу хакта "Интерфакс" яза.

"2017-2018 елларда салым сәясәтенең төп юнәлешләре" проектында альтернатива буларак нефть һәм нефть продуктларына пошлинаны файдалы казылмалар табышына салымны арттыруны гамәлдән чыгару, һәм нефть продуктларына акцизлар системасын төзәтүне үз эченә алган "салым маневры"н тәмамлау мөмкинлеген карарга тәкъдим ителә.

Пошлинаны гамәлдән чыгарудан бюджет югалтуларын нефтькә һәм газ конденсатына файдалы казылмалар табышына салым күтәрелү исәбенә компенсацияләнәчәк.

Нефть эшкәртүнең эчке базарын стимуллаштыру өчен нефтькә "тискәре" акцизлар компенсацион механизмын кертергә тәкъдим ителә.

Бу вариант шулай ук Евразия икътисади берлеге кысаларында нефть таможня субсидиясен бирүдән баш тартырга тәкъдим итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100