news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Финанс министрлыгы канунсыз кредит бирүчеләргә җаваплылыкны арттырырга чакыра

Проект гамәлгә керсә, канун бозучыларны алты елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итәчәкләр.

(Казан, 11 август, "Татар-информ"). Россия Финанс министрлыгы бурычка акча бирүче канунсыз кредиторларны җинаять җаваплылыгына тартырга тәкъдим итә. Бу хакта норматив хокукый актлар рәсми порталында бастырылган канун проектында әйтелә, дип яза "Известия".

Җинаять кодексына министрлык тарафыннан тәкъдим ителгән үзгәрешләр кертелә калса, канунсыз акча бирү белән шөгыльләнүчеләрне төрмәгә дә утыртырга мөмкиннәр. Канунны кат-кат бозучылар 300 меңнән алып 1 миллион сумга кадәр штрафка, алты айга кадәр кулга алу яисә мәҗбүри эшкә тартылырга мөмкин, диелә.

Кабат җаваплылыкка тартылган очракта алты елга кадәр төрмә яки 3 миллион сумга кадәр штраф көтә, диелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot