news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Финанс министрлыгы дәүләт хезмәткәрләре санын киметергә тәкъдим итте

Финанс министрлыгы дәүләт хезмәткәрләре санын киметергә кирәк дип саный, әмма әлегә төп өстенлек – махсус хәрби операция ихтыяҗларын тәэмин итү. Мондый фикерне министрлык башлыгы Антон Силуанов «Мәгънәләр территориясе» X бөтенроссия яшьләр белем бирү форумында чыгыш ясаганда белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

«Финанс министрлыгы буларак без, бәлки, дәүләт секторының шулкадәр күп санлы булуы кирәк тә түгел, дип чыгыш ясадык. Әйдәгез, хезмәткәрләр санын кыскартыйк. Ничек әйтергә, дәүләт хезмәткәрләре санын. Һәм аларның хезмәт хакын арттырыйк», - диде министр.

Шул ук вакытта ул хезмәт хакларын арттыру зур чыгымнарны таләп итә, ә хәзерге вакытта төп бурыч - махсус хәрби операциягә ярдәм күрсәтүне тәэмин итү, дип өстәде.

«Без хәзер төп ресурсларны нәкъ менә шунда юнәлтәбез. Моннан тыш, без балалы гаиләләр белән беррәттән мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәбез. Без, беренче чиратта, хәзер ресурсларны безнең иминлек һәм саклану өлкәсендәге бурычларыбызны тәэмин итүгә, махсус хәрби операция мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлтәбез», - дип ассызыклады министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100