news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Финанс министрлыгы дәүләт хезмәткәрләре өчен ташламалы ипотека кертергә тәкъдим итә

Быел Россия Финанс министрлыгы федераль дәүләт хезмәткәрләре өчен ташламалы ипотека кертергә тәкъдим итәчәк. Әлеге инициатива түрәләрне «озак вакытлы нәтиҗәле хезмәткә» мотивацияләүгә юнәлдерелгән. Бу хакта РБК хәбәр итә.

Мондый тәҗрибәне кертү турында инициатива Хөкүмәткә юлланачак.

«Бу асылда бер тапкыр бирелә торган субсидия түгел, ә процент ставкасын субсидияләү булачак», - дип искәртте чыганак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100