news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Финанс министрлыгы алкогольсез сырага акцизлар кертергә тәкъдим итә

Финанс министрлыгында алкогольсез эчемлеккә яшәү дәрәҗәсе урта һәм югары булган кешеләр куллана торган акциз товары буларак карыйлар.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Финанслар министрлыгы алкогольсез сырага (этил спирты 0,5 процент) 0,5- 8,6 процентлы сыраларга кебек үк литрына 21 сумнан акцизлар кертергә тәкъдим итә. Бу идея тормышка ашырылган очракта эчемлек , бәясе 20 процентка артачак, дип хәбәр итә «Коммерсантъ» Россия сыра кайнатучылар берлегенә сылтама белән.

Башкаручы директор Вячеслав Мамонтов финанс министры урынбасары Илья Трунинга алкогольсез сыраны акциз түләтелә торган товарлар исемлегеннән алу тәкъдиме белән хат язган. "Бу продукция алкогольле эчемлекләр категориясенә керми, беркем дә сәламәтлек өчен зарарлы дип белдермәгән, бер генә илдә дә алкогольсез сыра акциз түләтелә торган товар дип саналмый", - диелгән хатта.

Финанс министрлыгында алкогольсез эчемлеккә яшәү дәрәҗәсе урта һәм югары булган кешеләр куллана торган акциз товары буларак карыйлар. Әлегә проект эшләнеп бетә, дип билгеләп үтәләр ведомствода.

news_right_1
news_right_2
news_bot