news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Финанс министрлыгы 6,5 процентлы ташламалы ипотека бирү вакытын озайтырга тәкъдим итә

Яңа йортларда фатир алу өчен бирелгән ташламалы ипотека ставкасы бөтен срок дәвамында үзгәрми.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Россия Финанс министрлыгы яңа төзелә торган йорттан фатир алу өчен 6,5 процентлы ташламалы ипотеканы киләсе ел ахырына кадәр озайтырга тәкъдим итте. Бу хакта федераль министрлыкның рәсми сайтында хәбәр ителә

«6,5 процентлы ташламалы ипотека программасын 2021 ел ахырына кадәр озайту тәкъдим ителә. Бу программа буенча кредитлар бирүне 900 млрд сумнан 2,8 триллион сумга арттыру планлаштырыла», — диелә хәбәрдә.

Профильле ведомство төзегән проект карарын турында җәмәгатьчелек фикер алышсын өчен, аны regulation.gov.ru федераль порталында урнаштырганнар.

Финанс министрлыгында әйтүләренчә, яңа йортларда фатир алу өчен ташламалы ипотека үз бурычын үтәгән — пандемия чорында торак һәм ипотека базарына ярдәм иткән. Банклар 500гә якын гаризаны хуплаган, Россия халкы белән барлыгы 630 млрд сумга ипотека килешүе төзелгән.

6,5 процентлы ташламалы ипотека 2020 елның 1 ноябренә кадәр билгеләнгән иде. Ставка 30 елга алынган ипотеканың бөтен срогы дәвамында үзгәрми. Июньдә Россия Президенты Владимир Путин 6,5 процентлы ташламалы ипотека кысаларында кредит суммасын 3 һәм 8 миллионнан 6 һәм 12 миллионга кадәр арттырырга йөкләмә бирде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100