news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Финанс министрлыгы 2024 елда ташламалы һәм IT-ипотека программаларын тәмамлауны хуплады

Россия Финанс министрлыгы барлык ташламалы ипотека программаларын элегрәк күрсәтелгән срокларда тәмамлау тәкъдимен хуплады. Искәрмә буларак гаилә ипотекасы гына 2030 елга кадәр озайтыла. Бу хакта ведомствоның финанс сәясәте департаменты директоры Алексей Яковлевка сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

IT-ипотеканың гамәлдә булуы 2024 ел белән чикләнә, ә яңа төзелешләргә 8 процентлы кредитлар – бу елның июнендә туктала.

Министрлык вәкиле аңлатканча, хәзерге вакытта беренчел базарда ипотекаларның 90 прорценттан артыгы ташламалы шартлар буенча рәсмиләштерелә. Киләчәктә аларны 25 процентка кадәр киметергә планлаштыралар.

«Ипотека – ул шартларны монда һәм хәзер билгеләүче, әмма озак вакытлы бурычлары булган корал, шуңа күрә аның белән эшләгәндә сак булырга кирәк», – дип билгеләде эксперт.

Искәртик, гаилә ипотекасын 2030 елга кадәр озайтырга Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100