news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Финанс министрлыгы 1 млн сумнан арткан керемне декларацияләү идеясенә үз фикерен белдерде

Россия Хөкүмәте рубль яки валютада 1 миллион сумнан артык «тере» акча саклаучы РФ гражданнары өчен чикләүләр кертү мөмкинлеген карамый. Мондый чаралар кабул итү «гражданнарның мәнфәгатьләренә җавап бирми». Бу хакта ТАСС агентлыгы Финанс министрлыгының белдерүенә сылтама белән хәбәр итә.

«Депутат Анатолий Вассерманның 1 миллион сумнан арткан «тере» акчаны декларацияләү һәм аның барлыкка килү чыганакларын аңлату турындагы тәкъдимен Хөкүмәттә тикшермиләр һәм бу хакта фикер алышмыйлар», - дип искәрттеләр ведомствода.

Министрлыкта белдерүләренчә, әлеге проект илнең финанс-икътисади сәясәтенә туры килми. Шуңа күрә Финанс министрлыгы бу инициативаны хупламаячак.

Элегрәк Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Вассерман тәкъдим иткәнчә, шундый керемнәре булган россиялеләргә салым хезмәткәрләренә үзләрендә саклана торган акча турында хәбәр итүне, шулай ук аның каян килүен аңлатуны мәҗбүр итеп куярга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100