news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Финанс хәле аркасында без күп уенчыларны югалтабыз – Корбан Бердыев
"Рубин" командасы Бразилия һөҗүмчесе Жонатас белән хушлаша.
Скопировать ссылку
(Казан, 20 август, “Татар-информ”). Казанның “Рубин” футбол командасы баш тренеры Корбан Бердыев “Анжи”га каршы матчтан соң (6:0) уздырылган матбугат конференциясе вакытында Бразилия һөҗүмчесе, бу сезонда 4 гол кертергә өлгергән Жонатасның Казаннан китәчәген җиткерде.
“Кызганычка каршы, безнең финанс хәлне беләсез. Жонатас инде иртәгә үк медицина тикшеренүе узарга китә. Уйлавымча, кызганычка каршы, без күп уенчыларны югалтабыз”, – диде Корбан Бердыев.
Ул “Анжи” командасына каршы уенга да кыска гына итеп бәя бирде.
“Тулаем алган, матчның 20-30 минутын яхшы уздырдык. Аллага шөкер, гол кертә алдык. Аннары җиңел булды инде”, – диде ул.
Исегезгә төшерәбез, “Рубин” кичә премьер-лигада чыгыш ясаган вакытындагы иң зур исәп аермасы белән җиңү яулады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2