news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Финанс белгече: Доллар һәм евро сатып алуның мәгънәсе бүтән юк

Икътисад фәннәре кандидаты, финанс аналитигы Михаил Беляев рубльне бүгенге көндә россиялеләр өчен иң отышлы валюта дип атады. «Российская газета» шул хакта яза.

Эксперт чит ил валютасын сатып алуның мәгънәсе булмавын әйткән. Аның сүзләренә караганда, моны рубльнең тотрыксыз булган вакытында –  Россия валютасына карата башка валюталар үскән вакытта эшләргә кирәк иде. Беляев Москва-24 каналына биргән интервьюсында мондый чорның узуын һәм акчаны саклап калу максатыннан ниндидер башка валютага салуның мәгънәсе булмавы турында аңлаткан.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100