Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Финанс аналитигы Звездин 2025 елда доллар 200 сумга җитәргә мөмкин дип белдерде
2025 елда доллар 150-200 сум «билгесенә җитәргә» мөмкин. Финанс аналитигы, трейдер Артем Звездин шундый фаразын җиткерде. Өстәвенә, фаразның чынга ашу ихтималы бик зур, дип саный спикер. Бу хакта NEWS.ru хәбәр итә.
«Рубльнең бәясе төшү» сәбәпләре берничә. Беренчесе: АКШның 47нче Президенты Дональд Трамп нефть бәясен киметергә вәгъдә итте. Икенчесе: махсус операция һәм санкцияләр фонында бюджет чыгымнары арту. Өченчесе: Россия Хөкүмәте күпләп акча бастыра башларга мөмкин, шул сәбәпле инфляция артачак, дип саный аналитик.
Элегрәк «Норникель» башлыгы Владимир Потанин доллар бәясе 110 сумга кадәр тәшкил итсә Россия «яши алачак» дип белдергән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз