Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Financial Times: Россия белән Украина арасындагы низаг 2025 елда килешү белән тәмамлана
Россия белән Украина 2025 елда килешүгә киләчәк, Мәскәү, килешү төзелгәннән соң, яулаган территорияләрне үзенеке итеп саклап калачак, дип фаразлый Financial Times.
Киев белән Мәскәү арасында сөйләшү башланыр алдыннан АКШның сайланган президенты Дональд Трамп Россиягә карата риториканы кырысландырачак, дип саный басма.
Россияне күндерер өчен, ул аңа каршы санкцияләрне кырысландырырга һәм Украинага хәрби ярдәм күрсәтүен арттырырга мөмкин. Шулай ук НАТО буенча союздашлар Америка лидерын сөйләшүләр башында булса да Украинага Альянс әгъзасы булу мөмкинлеген бирү идеясеннән баш тартмаска күндерергә тырышачак.
Украина Президенты Владимир Зеленский Россия контрольгә алган территорияләргә карата дәгъвалардан «Европа гарантияләре»нә алмашка баш тартачак, дигән фикер белән уртаклаша материал авторлары. Әмма бу карар юридик яктан беркетелмәячәк, дип яза «Татар-информ».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз