Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Һөнәре буенча иң яхшысы» Бөтенроссия конкурсы финалистлары берәр миллион сум алачак
Эшче һөнәрләренең абруен күтәрү өчен быел «Һөнәре буенча иң яхшысы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы яңа форматта узачак. Чара «Хезмәт кешесе» федераль проекты ярдәмендә уздырыла. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.
«Агрономнар һәм механизаторлар арасында бәйгеләр узды инде. 16 апрельдә, Бөтенроссия ярминкәсе алдыннан, «Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсының өч төбәк этабы узачак: вертолет заводы базасында - слесарь-җыючылар, төзелеш көллиятендә - бизәкләү эшләре осталары арасында. Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен аерым махсус номинация - «Икенче старт» - оештырылачак», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Федераль этап призерлары 1 миллион сум алачак, икенче урын өчен премиянең күләме - 500 мең, ә өченче урын өчен 300 мең сум тәшкил итәчәк.
«Узган ел республика ике беренче, ике икенче һәм өч өченче урынны яулаган иде, бу Россия Федерациясенең барлык субъектлары рейтингында беренче урынны алырга мөмкинлек бирде», – дип искәртте Таҗетдинова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз