news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Батырлар. Татарстан Геройлары» финалистлары ясалма фәһем ярдәмендә проектлар әзерләде

Лаеш районының «Волга» яшьләр үзәгендә «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасы финалистлары үз проектларын яклады.

Программа финалына чыккан махсус хәрби операция ветераннары ун инициатива тәкъдим итте. Алар арасында территорияләрне үстерүгә ясалма фәһем технологияләрен кертү, яшьләргә хәрби-спорт һәм патриотик тәрбия бирү үзәген булдыру, шулай ук махсус хәрби операция ветераннарын социаль адаптацияләү һәм комплекслы тернәкләндерүдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән проектлар бар

«Ватанны саклаучылар» фонды филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина катнашучыларның проектларын бәяләде һәм фондның һәр инициативаны хупларга әзер булуын билгеләп үтте.

«Фонд филиалы махсус хәрби операциядә катнашучыларның тормыш сыйфатын күтәрү һәм аларның батырлыклары турындагы истәлекне мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән инициативаларга һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер», - дип белдерде филиал җитәкчесе.

«Татар-информ» агентлыгы «Батырлар.Татарстан Геройлары» программасы «Геройлар вакыты» федераль проектының тиңдәше сыйфатында Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырылуы турында язган иде. Финалга чыгучылар арасында 45 кеше бар, аларның күбесе – «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалы әгъзалары.

news_right_1
news_right_2
news_bot