news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Финал сериясенең өченче уенында “Зенит” беренче җиңүен яулады

“Зенит” – “Кузбасс” финал сериясе исәбе 1:2.

Финал сериясенең өченче уенында “Зенит” беренче җиңүен яулады
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 7 май, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның “Зенит” волейбол командасы, Суперлиганың финал этабының өченче уенында җиңде. Казан волейболчылары Кемеровода “Кузбасс" командасы белән көч сынашты.

  • Суперлига - волейбол буенча Россия чемпионаты. Финал этабы 3 җиңүгә кадәр бара. Әлегә Кемеровоның “Кузбасс” командасы исәбендә 2 җиңү, ә Казанның “Зенит”ында – 1.

Финал сериясенең беренче уенында “Кузбасс” өч сетта да өстен чыгып җиңү яулаган иде. Икенче уенында да Кемерово волейболчылары көчлерәк булды, алар дүрт сетның өчесндә отты. Казанның “Зенит” командасы өченче уенда җиңү яулый алды.

Беренче сетта Казанның “Зенит”ы 5 очкога өстен чыкты: 0-1 (20:25).

Икенче сетта да “Зенит” волейболчылары отты: 0-2 (21:25).

Өченче сетта һәм гомуми исәп буенча "Зенит" җиңде: 0-3 (19:25).

"Зенит" волейбол командасының старт составы: Мэтью Андерсон, Максим Михайлов, Артём Вольвич, Вадим Лихошерстов, Александр Бутько, Эрвин Нгапет, Алексей Вербов, Валентин Кротков.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100