Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ФИНА чемпионаты вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләренең вәкаләтләреннән читкә чыгуы күзәтелсә, кайнар линия буенча шалтыратырга мөмкин
Казан юлларында вакытлыча ясалган сызыклар чемпионат тәмамлангач үз көчен югалта
(Казан, 21 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында, юлларда җәмәгать транспорты өчен каралган сызыкларда, кызгылт-сары төстә вакытлыча сызып бүленгән юлларда өстәмә камералар куелган. Казанның Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе көн саен шулардан читкә чыгу буенча 80 ләп хокук бозу очрагын терки. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә билгеле булды.
Казан шәһәре ЮХИДИ идарәсе башлыгы Игорь Новиков хәбәр иткәнчә, кызгылт-сары сызык белән аерылган юллар чемпионат азагына кадәр гамәлдә булачак. “17 нче августтан соң бер ЮХИДИ хезмәткәренең дә вакытлыча бүленгән юлга чыккан өчен штрафка тартырга хокукы юк”, - дип белдерде ул. Спикер таксистларга вакытлыча бүленгән юллардан хәрәкәт итәргә рөхсәт булса да, чемпионатта катнашучылар төркеменә юл мөмкин кадәр ирекле булсын өчен, болай эшләмәскә киңәш итте. “ЮХИДИ хезмәткәрләре таксистны туктатып, аңа аңлату уздырырга мөмкин”, - диде Казанның баш автоинспекторы.
Игорь Новиков инспекторларның вәкаләтләреннән читкә чыгуы, аларның хилафлык табарга тырышып артык бәйләнүе сизелсә, 5-333-900 телефоны буенча кайнар линиягә шалтыратырга киңәш итте.
Чемпионат чаралары вакытында юл хәрәкәтен чикләү мәсьәләсенә килгәндә, Казанның ЮХИДИ идарәсе башлыгы халык өчен артык уңайсызлыклар булмаячагына ышандырды. Чикләүләр чемпионатны ачу һәм ябу тантаналары көнне “Татнефть-Арена” тирәсендәге юл участокларына гына кагылачак. 22 нче июль – ачылыш тантанасы репетицияләнгән вакытта 15 сәгатьтән алып 23 сәгатькә кадәр Сибгат Хәким урамы буенча Мусин урамыннан Әмирхан проспектына кадәр, С. Хәким урамыннан Чистай урамына кадәр Бичурин урамы буенча юл ябык булачак. 24 нче июль (дөнья чемпионатын ачу), 9 нчы август (ябу тантанасы) көнне иртәнге сәгать 6 дан 23 сәгатькә кадәр бу урамнарда хәрәкәт чикләнә. 26 нчы июль – “Пилигрим” шоуы үткәрелгән көнне дә Бичурин урамы ябык булачак.
Игорь Новиков Дәүләт автоинспекциясенең чемпионат вакытында төп бурычы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү булуын билгеләп үтте. “Беренче яртыеллык һәм агымдагы айның 20 көне Казанда юл-транспорт вәзгыятенең тотрыклылыгын күрсәтә”, - дип, ул Казанда юл-транспорт һәлакәтләре һәм аларда зыян күрүчеләр саны кимүе турында белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз