Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ФИНА чемпионаты өчен “Казан-Арена” стадионында бассейннарны урнаштыруга май аенда керешәчәкләр
Азат Кадыйров ышандырганча, ярышлар теләсә нинди трибунадан яхшы күренәчәк
(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионаты кысаларында йөзү һәм синхронлы йөзү буенча ярышлар узачак “Казан Арена” стадионы 15-16 мең тамашачыны сыйдырачак. Анда урнашачак ике бассейнны монтажлау турында бүген журналистларга “Спорт проектлары Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган оешмасы генераль директоры Азат Кадыйров сөйләде.
Бүген каләм ияләренә “Казан-Арена” стадионы касәсендә бөтендөнья чемпионаты өчен корылачак вакытлы трибуналар һәм бассейннарның өч үлчәнешле эскизлары тәкъдим ителде.
Искәртеп узабыз: Халыкара йөзү федерациясе таләбе буенча, бассейн трибуналары 12 мең урыннан да ким булырга тиеш түгел. Әйтергә кирәк, тарихта футбол аренасында вакытлы бассейннар урнаштыру тәҗрибәсе әлегә булмаган. Шулай итеп, стадион касәсендә төп һәм тренировкалар уздыру өчен ике бассейн корылачак.
Барлык конструкцияләрне монтажлауга әзерлек 2015 нче елның 1 нче мартында башланачак, ә бассейнны монтажлау майда көтелә. Азат Кадыйров әйтүенчә, туфрак өстенә күп катлы өслек түшәләчәк. Конструкция авторы – Спортның су төрләре буенча халыкара федерациясе (FINA) рәсми партнеры "Mirtha Pools" компаниясе. Азат әфәнде бу ширкәтнең нәкъ менә шундый бассейннар кору белән шөгыльләнгәнен әйтте.
1 нче июльдән суны чистарту һәм җылытуга тотыначаклар. Чемпионатка бер атна кала, ягъни 17 нче июльгә эшләрне тулысынча төгәлләү ниятләнә. 19 нчы июльдән инде рәсми тренировкалар башланачак.
“Без “Казан-Арена” инфраструктурасын максималь дәрәҗәдә кулланырга тырыштык. Ярышлар теләсә нинди трибунадан бик яхшы күренәчәк”, - дип ышандырды Азат Кадыйров.
Искәртеп үтик: Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты Казанда 24 нче июльдән 9 нчы августка кадәр узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз