news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фин төзелеш компаниясе Green торак комплексына 3 млрд сумлык инвестиция кертә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Финляндиянең Россиядәге Илчесе "Green" торак комплексына беренче ташны салды.

(Казан, 15 ноябрь, "Татар-информ", Рөстәм Килсинбаев). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм  Финляндиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Микко Хаутала Казанның Совет районында тантаналы төстә Green торак комплексына беренче ташны салуда катнашты.

Яңа торак комплексы YIT — “ЮИТ Казан” фин төзелеш компаниясенең бүлендек структурасы көчләре белән салыначак. Проектка фаразланган инвестиция күләме - 3 млрд сум.

Районның Зирекле урамында төрле биеклектәге 44,6 мең квадрат метрда 1041 фатирлы 6 йорт төзү планлаштырыла. Төзелеш объектын 2019 елның III кварталында тәмамлау күзаллана.

Төзелеш өчен җаваплы оешмасы планнары буенча, Green торак комплексы составына, торак йортлардан тыш, паркинглар белән кибетләр һәм офис биналары, 140 урынга балалар бакчасы, зур балалар мәйданчыгы һәм төзекләндерелгән яр буе керәчәк.

Эш уңышлы барган очракта, торак комплексы янәшәсендә мәктәп һәм тагын бер балалар бакчасы булдыру планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә республикага эшлекле сәфәр белән фин бизнесы һәм Суоминың рәсми даирәсеннән бер төркем вәкил килде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100