news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фин төзүчеләре Татарстан базарында эшләү белән кызыксына

Республика Төзелеш, архитектура һәм торак–коммуналь хуҗалык министрлыгында Финляндиянең “Парастек” компаниясе делегациясе министрлык җитәкчелеге белән очрашты

(Казан, 22 гыйнвар, “Татар–информ”). Республика Төзелеш, архитектура һәм торак–коммуналь хуҗалык министрлыгында Финляндиянең “Парастек” компаниясе делегациясе министрлык җитәкчелеге белән очрашты. Очрашуны республика Төзелеш, архитектура һәм торак–коммуналь хуҗалык министры урынбасары Андрей Ясько алып барды.
“Парастек” компаниясе Россия һәм БДБ илләре базарында 1981 елдан бирле эшли, материаллар һәм төзелеш объектлары белән тәэмин итә. Компания үзен тиз төзелә торган биналар өчен материаллар китерүче буларак танытты.
Компания менеджерлары тиз төзелә торган спорт объектлары, торак йортлар сафка бастыруда, тендерларда катнашу мөмкинлеге белән кызыксына. Биредә компания эшчәнлегенең географиясен киңәйтү хакында сүз бара.
Министр урынбасары Андрей Ясько кунакларны бүгенге көндә Татарстан территориясендә гамәлгә ашырылучы эре төзелеш проектлары белән таныштырды, булачак спорт вакыйгасы дирекциясе вәкиле Универсиада объектларында алып барылучы төзелеш эшләре хакында сөйләде. Очрашуда катнашучылар тарафыннан төзелешнең ихтыяҗлары һәм конкрет проектлар турында үзара мәгълүмат алмашырга тәкъдим ителде.
Министр урынбасары Андрей Ясько кунакларны компаниянең республика территориясендәге җитештерү эшчәнлегендә (аерым алганда, сүз Алабугадагы махсус икътисади зона хакында барды) катнашу мөмкинлеген җентекләбрәк карарга чакырды. Финляндия илебез территориясендә җитештерү базасын киңәйтү белән дә кызыксына, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак–коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100