Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фин продюсеры Миңнехановка Татарстан турында тапшыру төшерергә тәкъдим итте
Ун сериядән торган проект республикага Финляндиядән туристлар җәлеп итәргә булышачак.
(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Финляндия һәм Россиянең танылган актеры, продюсер Вилле Юхана Хаапасало Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Европа илләрендә күрсәтү өчен республика турында ун сериядән торган телепрограммалар циклы төшерергә тәкъдим итте. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Европаның гаммәви мәгълүмат чаралары Россия хакында начар әйберләр генә сөйләве күңелемне төшерә иде. Һәм мин Россия буйлап сәяхәтләргә багышланган программалар циклы төшерергә булдым», - диде Хаапасало.
Ул Мәскәүдән Владивостокка барган вакытта тапшырулар циклы төшерүе хакында сөйләде. Әлеге программа Финляндиянең YLE-TEEMA телеканалында эфирга чыккан һәм гаять зур аудитория җыйган. Моннан тыш, Скандинавия илләренең дәүләт телевидениесе ярдәмендә миллионлаган аудиторияне җыйган башка цикллар да төшерелгән.
Вилле Юхана Хаапасало Татарстан турында Россиянең иң үзенчәлекле төбәкләреннән берсе буларак программалар циклы төшерергә тәкъдим итте. Очрашуда катнашкан ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов билгеләп үткәнчә, әлеге проект Татарстанга Финляндиядән туристлар җәлеп итәргә булышачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз