news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Фин компаниясе Татарстанда тиз төзелә торган биналар төзелешенә ихтыяҗны өйрәнә
Республикага танышу сәфәре белән “Парастек” төзелеш компаниясе вәкилләре килде
Скопировать ссылку
(Казан, 20 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстанга танышу сәфәре белән Финляндиянең “Парастек” төзелеш компаниясе вәкилләре килде. Бүген алар ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министр урынбасары Артур Фатыйхов белән очрашты.
Татарстанда төрле типтагы тиз төзелә торган биналар төзелешенә ихтыяҗ бармы? Компания вәкилләре сәфәрнең максатын әнә шуны өйрәнү дип аңлата. Аларның республика белән кызыксынуын 2013 елда узачак Универсиада да арттырган. “Парастек” компаниясе Россиядә инде 1981 елдан бирле билгеле. “Парастек Бетон” ЯАҖ илдә 1993 елдан эшли. Компаниянең төп эш юнәлешләре җыелма тимер-бетон эшләнмәләр җитештерүдән гыйбарәт. Аның продукциясе төрле типтагы биналар һәм корылмалар төзелешендә файдаланыла. Аерым алганда, сәүдә-күңел ачу, бизнес үзәкләре, склад һәм сәнәгать биналары, паркинглар, торак йортлар, кунакханәләр төзелешендә актив кулланыла.
Очрашуда “Парастек” компаниясенең экспорт буенча департаменты директоры Антти Луома-Нирва, аның ассистенты Мирья Лейноне, “Парастек”ның РФ дәге вәкиле Вера Лобанова, “Универсиада дирекциясе” департаменты директоры Лилия Бариева катнашты, дип хәбәр итә Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте.
Сәфәр программасында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында, Универсиада дирекциясендә очрашулар, “Химград” технополисында булу каралган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2