news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фин бизнесы Татарстан делегациясенә үз потенциалын тәкъдим итте

Финляндиядә Татарстанны Россиянең динамик үсештәге, уңайлы инвестиция климаты хөкем сөргән төбәге буларак беләләр, диде РФнең Финляндиядәге илчесе.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хельсинкида фин эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты. Очрашуда сүз автомобильләр һәм шиннар, сәнәгать фильтрлары, мебель һ.б. җитештерү өлкәсендәге компанияләр турында бара. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан фин компанияләренең республиканы Россиядә эшләү өчен старт мәйданчыгы сыйфатында сайлавына карата кызыксыну белдерә, диде Миңнеханов.

«Татарстанда фин бизнесын җәелдерү өчен бөтен мөмкинлекләр дә (махсус икътисади зоналар, өстенлекле үсеш территорияләре, технопарклар һәм сәнәгать мәйданчыклары) бар. Бездә чит ил инвесторлары белән эшләүдә зур тәҗрибә тупланган», - диде Татарстан Президенты.

"Финляндиядә Татарстанны Россиянең динамик үсеш кичерә торган һәм уңайлы инвестиция климаты хөкем сөргән төбәге буларак беләләр", - диде Россиянең Финляндиядәге илчесе Павел Кузнецов. Ул Татарстанның халыкара хезмәттәшлеккә карата кызыксыну белдерүен искәртте.

Фин бизнесы вәкилләре үз компанияләрен тәкъдим итте һәм хезмәттәшлекнең иң кызыклы юнәлешләрен атады.

Октябрь аенда узган Finnish Business goes Kazan 2018 форумында Финляндиянең 50дән артык компаниясе катнашты. Форум Казанда беренче тапкыр үткәрелде. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә Team Finland челтәре һәм Финляндиянең Мәскәүдәге Илчелеге белән хезмәттәшлектә Финляндия-Россия Сәүдә палатасы тарафыннан оештырылды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot