Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Филүс Каһиров: Хәйдәр Бигичев - минем өчен өлге дә, үрнәк тә һәм бер дәрәҗәдә остазым да
Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров ТАССРның халык артисты Хәйдәр Бигичевны үзенең остазы дип атады һәм, аның җырларын тыңлап, үзенең репертуарын туплавын билгеләде.
Бу хакта ул Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Калеб» яңа буын җыены Хәйдәр Бигичев истәлегенә оештырган концертта «Интертат» журналистына сөйләде.
«Хәйдәр абый – минем өчен өлге дә, үрнәк тә, һәм мин аны бер дәрәҗәдә остазым дип тә саныйм. Мин аны бала чактан ук, уку вакытында да бик күп тыңладым. Башкортстанда аның берничә язмасын гына күрсәтәләр иде, мин аларны мөкиббән булып карап утыра идем: «Шундый да җырчы була икән», – дип.
Бүгенге көндә, мәсәлән, «Җәлил» операсын башкарганда да мин һәрвакыт Хәйдәр абыйны күз алдына китерәм, чөнки «Җәлил»не башкару эталоны – Хәйдәр Бигичев. Кемдер Фәхри Нәсретдиновны яки Әхмәт Әгәдине әйтер, бәлки, ләкин минем өчен эталон ул – Хәйдәр абый.
Хәйдәр Бигичев 1998 елда вафат булды, ә мин Казанга 2006 елда гына килдем. Шуңа да карамастан, күңел белән сиземләп, аның опера партияләре генә түгел, ә ретро җырларына карашын, иҗат алымнарын өйрәнергә, аңларга тырыштым.
Зөһрә апа Хәйдәр абыйның дискларын һәм кассеталарын зур гына пакетка тутырып алып килеп: «Менә шул җырларны тыңла һәм өйрән, тавышыңда Хәйдәремнең чалымнарын ишетәм бит», – диде. Мин аңа рәхмәтлемен: бик күп җырларны шуннан өйрәндем һәм үземә репертуар тупладым», – дип сөйләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз