Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Филүс Каһиров: Быел сезонны Бауман урамында башлап җибәрергә уйладык
Бүген Казанның Бауман урамында «Мирас» инструменталь ансамбле белән берлектә, Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров иң популяр җырларын башкарды.
«Бик зур рәхмәт килгәнегезгә. Салкын дип тормагансыз, ярый әле бүген яңгыр яумый. Бергә рәхәтләнеп ял итик!» - дип башлады сүзен Филүс Каһиров.

Чарада шулай ук җырчының иҗатташ дуслары - Илгиз Мөхетдинов һәм Руслан Сафин да катнашты. Җырчылар татар, рус, төрек телләрендә җырлар башкардылар.

Концерттан соң «Татар-информ» хәбәрчесе Филүс Каһиров белән сөйләште.
«Без бу концертны җәй көне - 27 августта ук куярга тиеш идек, тик яңгырлар яву ихтималы зур булгач, килгән кунаклар өчен дә, шәһәрдәге милләттәшләребез өчен дә концертны 11 сентябрьгә күчердек», - диде ул.

Филүс Каһиров сүзләренчә, җәй буе концертлар булмагач, бары тик Сабантуйларда гына очрашкач, халык сезон башланганын бик көтеп тора.
«Быел сезонны Бауман урамында шушылайрак башлап җибәрергә уйладык», – дип тәмамлады сүзен җырчы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз