news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты «Минем Тукай» флешмобын башлый

Әлеге чара бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне һәм республикада уздырыла торган туган тел ункөнлеге кысаларында оештырыла.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты «Минем Тукай» флешмобын башлый
Рамил Гали

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты «Минем Тукай» дип аталган флешмоб башлап җибәрә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә институты директоры Рәдиф Җамалетдинов хәбәр итте.

«Флешмоб 16 апрельдән 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Катнашырга теләүчеләр Габдулла Тукай әсәрләрен укуны видеога төшереп, #МИНЕМТУКАЙ хештегы белән Инстаграм социаль челтәренә урнаштырырга тиеш була. Шигырь һәм чәчмә әсәрләрне төрле телләрдә укырга мөмкин», — диде ул.

Шулай ук шагыйрь сүзләренә язылган җыр һәм инструменталь әсәрләрнең видеоязмасын, Габдулла Тукай яки аның иҗаты буенча ясалган рәсем, фото, сынлы сәнгать әсәрләренең сканын да куярга мөмкин.

«Габдулла Тукай иҗатына, туган телебезгә битараф булмаган һәр кешегә, бигрәк тә милләттәшләребезгә, флешмобка кушылуны сорап, мөрәҗәгать итәм! Сезнең язмаларны көтеп калабыз», — дип сөйләде Рәдиф Җамалетдинов.

  • Флешмобның генераль партнерлары: Татарстан Республикасының төп телерадиоканаллары — «Татарстан — Яңа гасыр», «Татарстан дәүләт телерадикомпаниясе», КФУның «УниверТВ» телевидениесе һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

«Флешмоб турында тулырак мәгълүматны генераль партнерларыбыз, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Инстаграм челтәрендәге битләреннән алырга мөмкин», — диде институт директоры.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100