news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты быел 1292 студент кабул иткән

Аларның 455е - чит илләрдән килгән студентлар.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты быел 1292 студент кабул иткән
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Энҗе Габдуллина). Быел КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына 1292 кеше кабул ителгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә институтның директоры Рәдиф Җамалетдинов хәбәр итте.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының өч югары мәктәбенә быел гомумән 1292 студент кабул ителгән. Шуларның 455е чит ил, ә 837 Россия Федерациясе гражданнары. 
 
“Без 365 укучыны бюджет, 927 баланы килешү нигезендә кабул иттек. Шуларның 455е чит ил, ә 837се Россия гражданнары. Безгә килгән балаларның географиясе киң. Унбер чит ил студентлары хәзер бездә беренче курста белем ала”, – диде Рәдиф Җамалетдинов.
 
Институтның беренче курсына Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Кытай, Мисыр, Индонезия, Корея, Төркия һәм Монголиядән балалар килгән. Чит ил студентларының 450се түләп укый, 5се дәүләт биргән квота нигезендә укыячак. 
 
Рәдиф Җамалетдинов чит илләрдән студентларның күпләп килүе институтның дәрәҗәсе турында сөйли дигән фикердә. “Миңа калса, чит илләрнең шундый күләмдә безнең программалар белән кызыксынуы – ул инде безнең программаларның актуаль, кызыклы булуы турында сөйли торган фактлар. Һәм инде бу институтның имиджын исбатлый”, – диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100