news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Филология институтында ясалма фәһем белән бәйле магистрлык программасы ачыла

Филология институтында ясалма фәһем белән бәйле магистрлык программасы ачыла
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

2026 елда Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты «Татмедиа» агентлыгы белән берлектә медиа өлкәсе өчен өр-яңа магистрлык программасын эшләтеп җибәрергә җыена. Программа «Медиаөлкәдә ясалма фәһем» дип аталачак. Бу хакта институт директоры Рәдиф Җамалетдинов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, яңа юнәлеш бүгенге заман таләпләренә тулысынча туры килә.

«Без моңа кадәр «Татмедиа» белән бакалавриат программаларын гамәлгә ашыра идек. 2026 елдан башлап, магистрлык программасы ачылачак. Аның исеме дә заманча – «Медиаөлкәдә ясалма фәһем». Программа ике телдә – татар һәм рус телләрендә белгечләр әзерләүне күздә тота», – диде ул.

Программада медиамәйдан өчен ясалма фәһем технологияләрен кулланып, яңалыклар җитештерүче, ике телне камил үзләштергән белгечләрне әзерлиячәкләр. Тулырак мәгълүмат һәм кабул итү таләпләре турында институт соңрак хәбәр итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot