news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Филология институтында Туган тел көненә һәм Тукайга багышланган «Фатирник» узды

Филология институтында Туган тел көненә һәм Тукайга багышланган «Фатирник» узды
Валерия Ушакова

25 апрельдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның 137 еллыгына багышланган «Фатирник» – музыкаль-поэтик кичә узды.

Кичәгә махсус чакырылган кунаклар, спикерлар Салих Сәйдәш музееның яңа җитәкчесе, журналист, драматург Айдар Әхмәдиев һәм блогер, кавермейкер, автор-башкаручы Алия Нур (Алия Абышева) иде. Кичәне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия артисты Илфак Хафизов алып барды.

«Минем яныма 1 нче курс студентлары шундый сүз белән килде: «Әйдәгез безнең институтта өйдәге шикелле җылы атмосферада, сүрән яктылыкта фатирник үткәрик әле». Бер ай әзерлектән соң безнең кичәбезне әзер булды. Татар яшьләренең татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен сакларга теләве мине бик куандыра», - диде Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының мәгариф һәм социаль эш буенча директор урынбасары Эльвира Закирова.

Кичәдә 1-2 нче курс студентлары үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләде һәм җырларын җырлады, Алия Нур үзенең җырларын гитарада уйнап башкарды, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе магистранты Чжан Чжи Хао «Сандугач» җыры белән чыгыш ясады.

«Кичәне үткәрү идеясе институтта эшләүче «Вектор» актив мәктәбендә туды. Без рәсми булмаган, яңа форматтагы чара оештырырга булдык. Институтта фатирник форматындагы чаралар үткәрелгәне юк иде, шуңа без әлеге юнәлештә эшләргә булдык», - диде кичәне оештыручы студентларның берсе, Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты, журналистика юнәлешендә укучы беренче курс студенты Артур Фәритов.

«Сценарийны дөрес итеп язу, команданы туплау белән бераз авырлыклар туды, әмма спикерларны, катнашучыларны җәлеп итүе авыр булмады. Без аларның контактларын алып, турыдан гына аларга яздык, һәм алар шунда ук ризалаштылар», - дип сөйләде Артур.

Кичә спикерларга рәхмәт сүзләре белдерү һәм күмәк фотога төшү белән төгәлләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100