news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Филология институтында татар теленнән студентлар өчен республика олимпиадасы оештырылды

Филология институтында югары уку йортлары студентлары арасында уздырылган татар теленнән республика олимпиадасында гуманитар, табигый-фәнни һәм филологик юнәлешләрдә белем алучы 300дән артык студент катнашты.

Филология институтында татар теленнән студентлар өчен республика олимпиадасы оештырылды
Фото: Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты җитәкчелеге тәкъдим итте

Бүген КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында югары уку йортлары студентлары арасында уздырылган татар теленнән республика олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Олимпиаданы икенче ел рәттән Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең Татар теле белеме кафедрасы оештыра.

Максаты — студентларның татар теле һәм мәдәниятен өйрәнүгә һәм дәүләт телен үстерүгә кызыксынуларын арттыру, иҗади мөмкинлекләрен үстерү.

Чарада гуманитар, табигый-фәнни һәм филологик юнәлешләрдә белем алучы 300дән артык студент катнашты.

Институтның директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов, катнашучыларны сәламләп, ике дәүләт телен белүнең әһәмиятен ассызыклады.

«Сезнең – табигый фәннәр, математика, физика, инженерлык юнәлешләрендә белем алсагыз да – әлеге олимпиадада катнашуы­гыз, өстәвенә финалга кадәр килеп җитүегез, татар теленә ихтирам белән каравыгызны күрсәтә. Татарстанда ике дәүләт теле гамәлдә. Барлык норматив документларны да без ике телдә – рус һәм татар телләрендә алып барабыз. Шуңа күрә республикабызның төрле тармакларында һәм районнарында эшли башлагач, ике телдә аралашучы кешеләр белән эш итәргә туры киләчәк. Ике дәүләт телен камил белү – сезнең өчен зур өстенлек», — диде ул.

Чарада Татарстанның түбәндәге югары уку йортларыннан студентлар катнашты: Казан федераль университеты, А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ – «Татар-информ» иск.), Казан милли тикшеренү технология университеты (КНИТУ-КХТИ – «Татар-информ» иск.), Казан дәүләт медицина университеты, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе, Казан дәүләт аграр университеты, Россия ислам институты, Болгар ислам академиясе, Казан дәүләт мәдәният институты, Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университеты, Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы, Казан инновацион университеты.

Гуманитар юнәлештә җиңүчеләр исемлеге:

1 урын – Азалия Шәмисивалиева (КФУ);

2 урын – Ләйлә Гыйлметдинова (Казан дәүләт аграр университеты);

3 урын – Ильназ Яхин (Болгар ислам академиясе).

Табигый-фәнни юнәлештә җиңүчеләр исемлеге:

1 урын – Надир Зиннәтуллин (КНИТУ-КХТИ);

2 урын – Йосыф Нургалиев — (КНИТУ-КАИ);

3 урын – Рузилә Гайнетдинова — Казан дәүләт медицина университеты.

Филологик юнәлештә җиңүчеләр исемлеге:

1 урын – Зилә Габдрахманова (КФУ);

2 урын – Таңсылу Гыйләҗева (КФУ);

3 урын – Айгөл Хәбибрахманова (КФУ).

news_right_1
news_right_2
news_bot