Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Филология институтында нейрочелтәрләрдән файдаланырга өйрәтә торган фестиваль узачак
9 апрельдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Татар нейро-фестивале» узачак. Медиа өлкәсе вәкилләре һәм республика басмалары хезмәткәрләре 20 минутлык кыска лекцияләр форматында контент булдыру өчен нейрочелтәрләрне ничек кулланып булуы белән таныштырачак.
Белгечләр ясалма фәһем белән ничек дөрес эшләргә кирәклеген сөйләп кенә калмыйча, үз тәҗрибәләрендә дә күрсәтәчәкләр. Сүз фото һәм видео генерацияләү турында гына түгел, ә музыка һәм хәтта фильмнар иҗат итү турында да барачак.
Чыгыш ясаучылар арасында «Идел» журналының баш мөхәррире Рәмзия Галимова, «АиФ-Поволжье» сайты мөхәррире Данил Садыйков, «Ялкын» журналының SMM-белгече Алинә Закирова, «Идел» журналы әдәби мөхәррире Зөләйха Камалова, «Интертат» электрон газетасы хәбәрчеләре Айнур Җамалетдинов һәм Ильяс Хаҗиев бар.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Татар-информ»да узган матбугат очрашуында «Идел» журналының баш мөхәррире Рәмзия Галимова программа белән төгәлрәк таныштырды.
«Фестивальдә Ильяс Хаҗиев нейрочелтәрләр ярдәмендә карточкалар ясау серләре белән уртаклашачак, чөнки «Интертат»ның социаль челтәрләрдәге визуаль контентының күп өлеше нәкъ менә ясалма фәһем технологияләре белән иҗат ителә. Ә Айнур Җамалетдинов ясалма фәһем кулланып фильм төшерү үрнәкләрен тәкъдим итәчәк. «Идел» журналы креаторы Зөләйха Камалова ясалма фәһем ярдәмендә җырлар яздыру һәм клиплар төшерү нечкәлекләрен күрсәтәчәк. Алинә Закирова үсмерләр өчен кызыклы контент булдыруда нейрочелтәрләрнең мөмкинлекләрен аңлатырга ниятли. Иң мөһим мәсьәләләрнең берсен – татар журналистикасында ясалма фәһемне ничек дөрес кулланырга кирәклеген – «АиФ-Поволжье» сайты мөхәррире ачып бирер дип көтелә. Фестивальгә килүчеләр һәр юнәлеш буенча практик дәресләр алачак һәм ясалма фәһем алымнарын үзләре үк сынап караячак», – дип сөйләде ул.
Әлеге чара Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Төрки телле мохиттә ясалма фәһем» дип исемләнгән яңа магистрлык программасы ачылу кысаларында уза. Спикерларның чыгышлары кызыксынган кешеләргә әлеге юнәлештәге әзерлекнең максатларын һәм бурычларын яхшырак аңларга ярдәм итәчәк.
«Мин барлык кызыксынган кешеләрне, бигрәк тә алга таба шушы программа буенча укырга керергә теләүчеләрне чакырып калам. Бу гуманитар юнәлешне тәмамлаучылар гына түгел, ә татар телен яхшы белгән һәм киләчәктә үзләрен медиа өлкәсендә күрергә теләгән төрле югары уку йортлары – аграр, төзелеш һәм башка университетларны тәмамлаган студентлар да булырга мөмкин», – дип белдерде Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.
Башлана - 14:00 сәгатьтә. Чарага керү ирекле, әмма теркәлү сорала.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз