news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Филология институтында кабул итү кампаниясе башланды: Бюджет урыннары артты

«Татар-информ»да КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында кабул итү кампаниясенә багышланган матбугат очрашуы узды. Институтта нинди юнәлешләр тормышка ашырылуы, күпме бюджет урыны булуы һәм башка үзенчәлекләр белән «Татар-информ» таныштыра.

Филология институтында кабул итү кампаниясе башланды: Бюджет урыннары артты
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Бюджет урныннары күпмегә арткан?

20 июнь көнне Россиянең барлык югары уку йортларында кабул итү кампаниясе башланып китте, шул исәптән Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында да.

Институтның директоры Рәдиф Җамалетдинов әйтүенчә, бүгенге көндә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 5 меңнән артык студент белем ала, аларның өчтән бере – чит илдән килгән студентлар. Институт структурасында 3 югары мәктәп (факультет) бар. Лев Толстой исемендәге Рус филологиясе һәм мәдәнияте югары мәктәбе рус теле һәм әдәбияты өлкәсендә белгечләр әзерли, И. А. Бодуэн де Куртенэ исемендәге Чит ил филологиясе һәм мәдәниятара коммуникацияләр югары мәктәбе – чит тел белгечләре, Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе туган тел һәм әдәбият өлкәсендә белгечләр әзерли, шунда ук укытучылар, журналистлар, реклама, нәшрият эше өлкәсендә эшләүче белгечләр укытыла.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов

«Быелгы уку елына 567 бюджет урыны бүлеп бирелде. Контракт буенча 772 урынга кабул итү планлаштырыла», – диде Рәдиф Җамалетдинов. Бу узган ел белән чагыштырганда 69 бюджет урынына артыграк. Бюджет урыннар саны бакалавриатта гына түгел, магистратурада да арткан.

«Мәсәлән, «Гамәли филология: Татар теле һәм әдәбияты, журналистика» программасына былтыр 20 бюджет урынына кабул иткән булсак, быел әлеге программага 23 бюджет урыны бүлеп бирелде, ягъни 3 кешегә күбрәк. Татар теле һәм әдәбияты юнәлешендәге икенче программа – «Татар теле һәм әдәбияты һәм инглиз теле укытучысы». Әлеге юнәлештә 24 бюджет урыны каралган», – дип сөйләде Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең деканы Рамил Мирзаһитов.

Югары уку йортында рәсем, музыка укытучыларын да әзерлиләр. «Музыка һәм инглиз теле укытучысы», «Рәсем һәм инглиз теле укытучысы» программаларының икесендә дә 24шәр бюджет урыны бар.

Шулай ук быел бюджет урыннары беренче тапкыр «Нәшрият эше» һәм «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә» юнәлешләренә дә бүлеп бирелгән. «Нәшрият эше»ндә – 4 бюджет урыны, «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә» юнәлешендә 6 бюджет урыны бар.

Алда әйтелгәнчә, институтта магистрлык программаларында да бюджет урыннар саны арткан. «Безнең укытучылар әзерли торган «Югары уку йортында һәм мәктәптә татар телен укыту», «Югары уку йортында һәм мәктәптә инглиз телен укыту», «Артпедагогика», «Укытуда информацион технологияләр куллану» һәм филологлар әзерли торган «Филология һәм тюркология» магистрлык программалары бар. Һәр магистрлык программасында 15шәр бюджет урыны бар», – дип билгеләде югары мәктәп деканы.

Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең деканы Рамил Мирзаһитов

Моннан тыш Филология институтында Татарстан Республикасы һәм Фән һәм мәгариф министрлыгы заказы нигезендә ике телле һәм өч телле укытучылар әзерләнә. Әлеге программаларның үзенчәлеге – аларның максатчан булуында.

Әлеге юнәлешләргә республикадан 150 урын бүлеп бирелгән. Абитуриентлар түбәндәге белгечлекләрне сайлый алалар: «Математика һәм информатика укытучысы» (25 урын), «Математика һәм физика укытучысы» (20 урын), «Башлангыч мәктәп һәм инглиз теле укытучысы» (40 урын), «Рус теле һәм инглиз теле укытучысы» (40 урын), «Тарих һәм инглиз теле укытучысы» (25 урын).

«Бөтен җирдә «контракт буенча» дип язылса да, бу юнәлешкә кергән студентлар өчен акчаны республика түли. Моннан тыш, һәр ай саен алар республика бюджетыннан 15шәр мең стипендия алалар. Бу урыннарга керү өчен теге яки бу мәктәпләр, гимназияләр белән договор төзергә кирәк. Диплом алганнан соң студентлар шул оешмаларда 5 ел эшләргә тиеш булалар», – дип аңлатты Рамил Мирзаһитов.

Шамил Садыйков: «Татмедиа» өчен кадрлар әзерләүче төп чыганак – Филология институты»

Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе базасында эшләп килүче «Гамәли филология: Татар теле һәм әдәбияты, журналистика» юнәлеше бишенче ел рәттән «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте белән берлектә тормышка ашырыла.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков билгеләвенчә, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты агентлык өчен кадрлар әзерләүче төп чыганак булып тора. Ул шулай ук әлеге юнәлештә «ТНВ», ГТРК «Татарстан» кебек телеканаллар һәм радиолар өчен дә белгечләр әзерләнүен искәртте.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең Филология институты белән бергә эшләве – бик зур, уңышлы проект. Бүгенге көндә «Татмедиа» өчен кадрлар әзерләүче төп юнәлеш – Филология институтының «Гамәли филология: Татар теле һәм әдәбияты, журналистика» юнәлеше. Безнең «Ялкын», «Идел» редакцияләренең күпчелеге һәм иң мөһиме «Интертат» редакциясе тулысы белән диярлек шушы юнәлештә белем алган кызлар-егетләрдән тора», – диде ул.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков

Моны ул берничә сәбәп белән бәйләп аңлатты. «Беренчедән, филология – журналистиканың төп нигезе, журналист булып эшләргә килгән бала туган телендә камил итеп яза, сөйләшә, фикер җиткерә белергә тиеш. Моның өчен филология юнәлешендә бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган: әдәбият та, татар теле дә укытыла, филология юнәлеше буенча яхшы белгечләр дә бар. Икенчедән, бу эштә «Татмедиа»ның алдынгы журналистлары катнаша, практиканы оештыру һәм һөнәргә өйрәтү буенча алар эшли. Татар мохите булган җирдән яхшы, сыйфатлы журналистлар килеп чыга», – диде Шамил Садыйков.

Аның сүзләренчә, тагын бер мөһим фактор – бюджет урыннар булу. Алда әйтелгәнчә, әлеге юнәлештә 23 бюджет урыны бар. Ләкин бу юнәлеш буенча укырга керергә теләүчеләргә документларны 15 июльгә кадәр тапшырырга кирәк, чөнки татар теленнән эчке имтихан да тапшырырга тиеш булалар әле.

Документларны тапшыру таләпләре

БДИ нәтиҗәләре буенча гына керүчеләр документларны 25 июльгә кадәр тапшыра алалар, ләкин эчке имтихан бирү кирәк булган юнәлешләрдә документлар 15 июльгә кадәр генә кабул ителә. Түләүле нигездә укырга керү өчен документларны тапшыру 11 августка кадәр дәвам итәчәк.

Институтка укырга керү өчен документларны 4 ысул белән тапшырырга була: Госуслуги порталындагы «Югары уку йортына онлайн керү» суперсервисы, КФУның «Студент булам» электрон-мәгълүмат системасы, югары уку йорты комиссиясенә документларны китереп биреп яки почта аша.

«Узган елны «Югары уку йортына онлайн керү» суперсервисы аша бары тик бакалавриат программасына кабул итү оештырылган иде, ә быел инде бакалавриат, магистратура, специалитет, аспирантура программаларына да әлеге сервис аша документ тапшырырга мөмкин булачак», – дип искәртте Рәдиф Җамалетдинов.

news_right_1
news_right_2
news_bot