news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Филология институтында галимнәр телләрне өйрәнү һәм укыту тәҗрибәсе белән уртаклашты

Филология институтында галимнәр телләрне өйрәнү һәм укыту тәҗрибәсе белән уртаклашты
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Бүген КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында «Телләргә өйрәтү методикасын камилләштерү: прогрессив практика белән алмашу мәйданчыгы» Халыкара фәнни-методик онлайн-семинар уздырылды. Галимнәр, укытучылар, аспиранталар һәм магистрлар чарага сигезенче тапкыр җыела.

Семинар эшен үзләренең сәламләү сүзләре белән Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, Эгей университеты профессоры Мустафа Онэр (Төркия, Измир), профессор Махира Гусейнова (Әзәрбәйҗан, Баку), Бохара дәүләт университетының рус теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Отабек Носиров (Үзбәкстан, Бохара), Л.Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университетының филология факультеты деканы Ардак Бейсенбей (Казахстан, Алматы) башладылар.

«Халыкара онлайн-семинар югары уку йортлары һәм гомуми белем бирү оешмалары укытучылары, югары уку йортлары арасында халыкара хезмәттәшлекне үстерү күзлегеннән караганда мөһим чара булып тора. Онлайн-семинар лингводидактика, тел белеме проблемалары, шулай ук тюркология өлкәсендәге проблемалар буенча фикер алышу өчен файдалы һәм бик кызыклы мәйданчык», – дип, билгеләде Рәдиф Җамалетдинов.

Семинарда катнашу өчен югары уку йортлары укытучыларыннан, гомуми белем бирү учреждениеләренең туган һәм чит телләре укытучыларыннан, Россия, Төркия, Кытай, Әзәрбәйҗан, Казахстан, Төрекмәнстан һәм Үзбәкстаннан магистрлар һәм магистрантлардан 133 гариза килгән. Алар туган һәм чит телләрне укыту һәм өйрәнү проблемалары, шулай ук тюркологиянең актуаль проблемалары белән шөгыльләнә .

Семинарның спикерлары сыйфатында төрле ил һәм югары уку йортлары галимнәре чыгыш ясады. Әлфия Йосыпова татар теле һәм әдәбияты кафедрасына 80 ел тулу уңаеннан аның тарихы һәм галимнәре белән таныштырды, Елена Оганова төрек теле буенча укыту-методик материалларын төзүгә яңача килү алымнарын тәкъдим итте, Г. Алиева Әзербайҗан һәм татар телләрендә сузык авазларының аермалары, ә Р. Бакенов казах сүз ясалышын укытуда аксиологик алым турында сөйләде.

З. Р. Собирова үзбәк студентларының лексик күнекмәләрен формалаштыру процессында мобиль кушымталар куллану тәҗрибәсен тәкъдим итте. Шулай ук Эльвира Денмөхәммәтова семинарда Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының туган телләр һәм мәдәният өлкәсендә стратегик тикшеренүләр үзәге эшчәнлеге белән таныштырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100