news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Филология институтында фин технологиясе буенча эшләнгән яңа аудиторияләр әзерләнгән

Институт директоры әлеге аудиторияләрнең Европа таләпләренә 100 процент туры килүен әйтте.

Филология институтында фин технологиясе буенча эшләнгән яңа аудиторияләр әзерләнгән
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 15 яңа аудитория булдырылган. Андагы җиһазлар Финляндиядән кайтарылган һәм фин технологиясе буенча эшләнгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында институт директоры Рәдиф Җамалетдинов хәбәр итте.

«Студентлар һәм мөгаллимнәр дистанцион форматта гына эшләсәләр дә, хуҗалык эше юнәлешендәге хезмәткәрләр, төзүчеләр үз эшләрен башкарып килде. Яңа уку елына без унбиштән артык яңа аудиторияләр әзерләдек. Алар, иң беренче чиратта, педагогик кадрлар әзерләү өчен хезмәт итәчәк. Бу — Европа таләпләренә 100 процент җавап бирә торган аудиторияләр», — диде ул.

Рәдиф Җамалетдинов сүзләренчә, җиһазлар иң соңгы технология буенча җитештерелгән. «Теләгегез, мөмкинлегегез булса, без сезне уку йортыбызда көтеп калабыз. Форсаттан файдаланып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм КФУ ректоры Илшат Гафуровка рәхмәтемне җиткерәсем килә. Нәкъ менә аларның матди ярдәме белән без әлеге аудиторияләрне төзекләндердек һәм җиһазладык», — дип сөйләде директор.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100