news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Филология институтын тәмамлаучыларның 75 проценты белгечлеге буенча эшкә урнаша

Студентлар, нигездә, белем бирү, массакүләм мәгълүмат чаралары оешмаларында хезмәт куя.

Филология институтын тәмамлаучыларның 75 проценты белгечлеге буенча эшкә урнаша
Солтан Исхаков

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының профориентация һәм эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек үзәге мөдире Алмаз Закиров институтны бетергән студентларның 75 проценты үзләре укыган юнәлеш буенча эшкә урнашуын әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

«Нигездә, белем бирү оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары, мәдәни оешмаларга, төрле вәкиллекләргә урнаша. Үзәгебез ел дәвамында укучылар белән очрашулар үткәрә. Без алар белән һәрвакыт элемтәдә, аралашып торабыз», — диде ул.

Институт директоры Рәдиф Җамалетдинов апрель аеннан дистәгә якын студентны эшкә алуын әйтте. «Алар соңгы 7-8 атна дәвамында үз илләрендәге мәктәп укучылары, әти-әниләр белән аралашты. Әлеге студентлар бүгенге көндә кабул итү комиссиясен оештыру эшендә - төп ярдәмчеләр. Кичә „Татар-информ“ журналисты Зилә Мөбәрәкшина бездә булды һәм әзерлекне күрде, үзе дә әлеге студентлар белән аралашты», — диде ул.

«Киләчәктә дә студентларыбызны бу эшкә җәлеп итәрбез дип өметләнәбез», — дип өстәде Рәдиф Җамалетдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100