news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Филология институты студентларының «Мизгел» театры «Әниләр һәм бәбиләр» спектаклен куйды

Филология институты студентларының «Мизгел» театры «Әниләр һәм бәбиләр» спектаклен куйды
Камилә Билалова

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Мизгел» яшьләр театры драматург Туфан Миңнуллинның пьесасы буенча куелган «Әниләр һәм бәбиләр» спектаклен тәкъдим иттеләр. Режиссер – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия артисты Илфак Хафизов.

«Туфан абый әсәрләрендә күпме буын үскән. Ә безнең институтта сәләтле кызлар бигрәк тә күп булганда, «Әниләр һәм бәбиләр»не кую яхшы, уңайлы, рәхәт булды, чөнки хәзерге көндәге пьесаларны үзгәртергә, текст белән эшләргә кирәк, ә Туфан абыйныкында текст белән эшләргә кирәк түгел, анда бары тик тамашачыга кул чабарга гына кала», – диде Илфак Хафизов.

Спектакль институтның 3 нче катындагы актлар залында куелды. Спектакль өчен реквизитларны бергәләп җыйганнар. Караватлар, матрас, одеялларны тулай торактан барып алганнар, урындыкларны спектакль өчен үзләре буяганнар, дип аңлатты режиссер.

«Әлбәттә, ачасы темалар тирән иде, мәсәлән, ана булуны, ак төсне, сафлыкны, шулай ук тискәре яклар – аборт, баланы алмау проблемалары. Болар бүгенге көндә дә актуаль. Миңа әлеге проблемаларны ачуы бик рәхәт булды, чөнки пьеса дөрес итеп язылган», - диде режиссер.

Илфак Хафизов төп рольләрне башкаручы студент кызлар белән дә таныштырып узды.

«Анда төп дүрт персонаж бит инде: Гөлфинә, Валентина, Алтынчәч һәм Дилемма. Иң мөһиме 12 бала тапкан авыл хатыны Гөлфинә. Аны Имамиева Гөлинә уйнады. Гөлинәбез белән без өченче ел «Ай булмаса, йолдыз бар» спектаклен куйган идек. Бик сәләтле, булдыра торган кыз. Мин аңа алдан ук «Син тартып чыгарсаң була, син булмасаң, бу спектакль булмый», дип әйттем. Дилемма – Фәйзуллина Айгөл. Ул кыяфәте буенча да, башка яктан да образга аеруча туры килә. Валентинаны Сөләйманова Алсинә, ә Алтынчәчне Хәкимова Нәзирә уйнады», - диде ул.

Әзерлек процессы турында Габдулла Тукай исемендәге мәдәният һәм мәгәриф югары мәктәбенең башлангыч сыйныфлар һәм инглиз теле укытучысы юнәлешендә укыган дүртенче курс студенты Гөлинә Имамиева сөйләде.

«Без әлеге спектакльне ноябрьдә чыгарырга тиеш идек, ләкин Илфак абыйның вакыты тыгыз булу сәбәпле спектакльне кичектерә килдек. Без бер-ике күренешне генә карап өлгердек һәм аның турында оныттык та дияргә була. Бары тик бер атна элек кенә без әлеге спектакльне 27 март көнне чыгарасы икәнлеген белдек. Пәнҗешәмбе, җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә шушы спектакльны әзерләдек һәм бүген сәхнәләштерәбез», - диде ул.

Премьерага шактый күп кеше килгән иде: институтта белем бирүче галимнәребез, сәхнәдә уйнаучы кызларның әти-әниләре, туганнары, студентлар.

Спектальдан соң үзенең хис-кичерешләре белән филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов та уртаклашты: «Минем бу пьеса буенча профессиональ рәвештә куелган спектакльләрне караганым бар. Үзэшчәннәр әлеге пьесаны ничек куер дип килгән идем һәм шундый сокланып карап утырдым. Һәммәсе шушындагы хәл-вакыйгаларны күңелләре аркылы бирде. Шуңа күрә мин бик рәхмәтле, режиссер тырышкан, һәм аларның шушындый ихласи рәвештә куелган максатларына, кыйблалларына инде матур итеп ирешүенә».

  • «Мизгел» театры 1996 елның сентябрендә ТР халык артисты, РФнең атказанган артисты Марсель Бакир улы Җаббаров җитәкчелегендә Казан дәүләт педагогика университетының (хәзерге КФУ) татар филологиясе факультеты базасында оештырыла. 2018 елдан башлап яшь режиссер, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия артисты Илфак Хафизов җитәкчелегендә эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100