Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Филология институты студентлары татар галимнәре турында видеопроект ясый башлаган

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов белән очрашуда студентлар татар әдипләре һәм галимнәренә багышланган проект эшләрен тәкъдим итте. «Шәхес» дип аталган видеопроектның максаты – танылган татар галимнәренең мирасын саклау. Тапшыру 30 минут дәвам итә һәм институт фондында саклана.
«Быел тел һәм әдәбият өлкәсендәге галимнәр белән эшләдек. Алга таба да төрле фәнни өлкәдә хезмәт куйган татар галимнәре турында тапшырулар әзерләргә уйлыйбыз. Тапшыруны киңәйтеп, әдәби-документаль фильм форматта да эшләү мөмкинлеге булыр дип планлаштырабыз», – диде проектны әзерләүче студентлар.
Марат Әхмәтов мондый тапшырулар тарих өчен кирәклеген һәм аларны телевидениеда күрсәтергә кирәклеген әйтте.
«Бу проектны «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенә тәкъдим итеп карагыз, аларның иләгеннән ничек үтәр икән. Бу студентларның үз иҗаты буларак та бик кадерле», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз