Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Филология институты студентлары өчен ТНВ медиалабораториясе эшли башлады
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында ТНВ телеканалы белән берлектә медиалаборатория эшли башлады. Уку елы азагына кадәр студентлар белән тәҗрибәле тележурналистлар, режиссерлар, операторлар һәм продюсерлар эшләячәк.
Институт директоры Рәдиф Җамалетдинов яңа проектның әһәмиятен ассызыклады. «Безнең институтта 5 меңнән артык студент белем ала. Без, беренче чиратта, рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты, чит телләр һәм әдәбият өлкәсе белгечләрен әзерлибез. Әмма бүген радио һәм телевидение юнәлешләренә кызыксыну белдерүче студентларыбыз да бар. Илшат Әминов («Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры – «Татар-информ» иск.) һәм аның командасы нәкъ менә шундый студентлар белән эш башлап җибәрә. Проект тулысынча бушлай. Ул студентлар өчен һөнәри старт мөмкинлеге булачак», – диде ул.
Медиалабораторияне ачу тантанасына Илшат Әминов та килде. Ул студентларга беренче лекцияне укыды. «Безнең максат – сезгә практик белем бирү. Телевидение – теоретик белем генә түгел, ә күбесенчә практика. Әгәр сездә теләк һәм омтылыш бар икән, без сезнең белән эшләргә әзер», – диде ул.
Проектның кураторы һәм «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директорының мәгълүмати тапшырулар буенча урынбасары Светлана Кадырова студентларны телевидениенең бөтен юнәлешләре белән танышырга чакырды.
«Телевидение – ул бары тик яңалыклар гына түгел. Ул – монтаж, радиода эшләү, балалар телевидениесе, интервьюлар һәм күңел ачу форматындагы тапшырулар, SMM, PR һәм башка бик күп юнәлешләр. Бу – тулы бер галәм. Декабрь азагына кадәр танышу лекцияләре үткәрәбез, аннары һәр студент үз юнәлешен сайлый алачак. 12 елдан артык стажы булган 14 белгеч үз тәҗрибәсе белән уртаклашачак», – дип хәбәр итте ул.
Проект кысаларында 25 студент атнага ике тапкыр дәресләргә йөриячәк. Алар монтаж, төшерү, режиссура, продюсырлык эше, кадрда эшләү, ток-шоу әзерләү серләренә өйрәнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз