news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Филология институты бинасы эчендә Тукай һәм Толстойга сыннар куелган

Сыннар мәрмәр таштан эшләнгән.

Филология институты бинасы эчендә Тукай һәм Толстойга сыннар куелган

(Казан, 20 август, “Татар-информ”). Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар шагыйре Габдулла Тукай, рус язучысы Лев Толстойга сыннар урнаштырылган. “Татар-информ”га билгеле булганча, һәйкәл якын киләчәктә эшләнелеп бетәчәк.

Толстой белән Тукай арасында кулына китаплар тоткан яшь студент кыз сыны да бар. Алар барысы да мәрмәр ташыннан ясалган. Әлеге сыннар туган телгә мәхәббәт һәм өметне символлаштыра.

Сыннар артында Тукайның “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!” һәм Толстойның “Аң һәм әхлак һәрчак тәңгәл килә” дигән цитаталары татар, рус һәм инглиз телендә язылган. Моннан тыш, институтның икенче катында Габдулла Тукай әкиятендәге геройлар – Су анасы һәм Шүрәле сыннары да урнаштырылган.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot