news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты түләүсез татар теле курсларына чакыра

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты түләүсез татар теле курсларына чакыра
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

7 октябрьдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстан Республикасы халкы өчен түләүсез татар теле курслары башлана. Бу хакта институтның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Курслар ике айга исәпләнелгән, 7 октябрьдә башланып, 29 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Тыңлаучылар, тел белү дәрәҗәсенә карап, төркемнәргә бүленәчәк: башлангыч һәм дәвам итүче. Дәресләрнең вакыты – атнага өч тапкыр, 17.30 – 19.45 сәгатьтә. Курслардан соң, махсус тест үтеп, татар теле курсларын тәмамлау турында сертификат биреләчәк. Дәресләргә паспорт (бинага керү өчен), дәфтәр, ручка алып килергә кирәк», – диелә хәбәрдә.

Оештырылган төркемнәрнең исемлекләре, дәресләр расписаниесе, аудиторияләрнең номерлары һәм укытучылар турында мәгълүмат КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының беренче катындагы белдерүләр тактасына урнаштырылачак.

Курска язылу өчен, сылтама буенча теркәлү узарга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot