news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Ачык ишекләр көне уздыра

2024 елның 18 февралендә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында (ИФМК) Ачык ишекләр көне уза.

Ачык ишекләр көне кысаларында абитуриентлар өчен консультация мәйданчыклары эшлиячәк, институт буйлап экскурсия оештырыла. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының югары мәктәп укытучылары укучыларның барлык сорауларына җавап табарга булышачак.

Әлеге чара мәктәп укучылары һәм әти-әниләргә институтның белем бирү программалары, яңа ачылачак юнәлешләр һәм 2024/2025 уку елында кабул итү кагыйдәләре хакында төгәл мәгълүмат җиткерү максатыннан оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot