news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Филология фәннәре кандидаты уңышлы әсәрнең өч элементын аерып күрсәтте

Миләүшә Хәбетдинова өч элемент үтәлмәсә, әсәрне укучылар кабул итмәячәк, дигән фикердә.

Филология фәннәре кандидаты уңышлы әсәрнең өч элементын аерып күрсәтте
Солтан Исхаков

(Казан, 22 март, “Татар-информ”, Назлыгөл Мәсәлимова). Филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова әсәр уңышлы булсын өчен өч элементы булырга тиеш дип саный. Бу хакта ул “Интертат” электрон газетасына биргән интервьюсында әйтте.

Филология фәннәре кандидаты беренче элемент дип зур проблема күтәрү кирәклеген атый. “Кайсы милләт вәкиле, кайсы гасыр укучысы булмасын, шул проблеманы аңларга тиеш. Аңлаешлы итеп тәкъдим итәргә тиешсең”, - ди ул.
Икенче элемент – “Син үзеңнең чор проблемасына төшәсең, чорыңны күрсәтәсең, гомумиләшкән портрет тудырырга тиешсең”.

Өченче элемент дип Миләүшә Хәбетдинова автор буларак үзеңне танытуны күрсәтә. “Автор үлде дигән теория бар, ләкин аны күрсәтергә кирәк. Ул бит барыбер авторның позициясе һәм шәхес буларак шәхсән дәрәҗәгә төшәсең”, - ди ул.

“Шушы өч пирамиданы үтәмәсәң, әсәрең уңышлы түгел”, - дип саный филология фәннәре кандидаты.

Миләүшә Хәбетдинова интервьюда соңгы елларда язылган романнарның уңышлы һәм кимчелекле якларын атап күрсәтте. Аерым алганда, Фәүзия Бәйрәмованың «Һиҗрәт», Марсель Галиевнең «Тимә, яшәсен!», Вахит Имамовның «Карабәк», «Солтан Сөләйман», Рабит Батулланың «Илбашы» әсәрләренә бәя бирде.

Интервью белән “Интертат” электрон газетасында танышырга мөмкин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100