news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Филология фәннәре кандидаты кинода, театрда татар образларын тудырырга тәкъдим итә

Миләүшә Хәбетдинова Риза Фәхретдин, Шиһабетдин Мәрҗәни кебек зыялы шәхесләрнең образларын күрсәтергә кирәк дигән фикердә.

Филология фәннәре кандидаты кинода, театрда татар образларын тудырырга тәкъдим итә
Султан Исхаков

(Казан, 28 март, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова китапларда гына түгел, кинода, театрда татар образларын, татар характерын тудырырга кирәк, дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ”га интервьюсында әйтте.

“Радио-телевидение, планшетта мәгълүмат бик күп булырга тиеш, кино өлкәсендә эшләргә тиешбез. Без китапларда гына түгел, кинода, театрда татар образларын, татар характерын тудырырга тиеш. Татар башка халыклардан нәрсәсе белән аерыла? Куркак татар образын тудырып, үзеңне гел тәнкыйтьләп булмый. Мәсәлән, мулланы традицион булмаган сексуаль ориентация кешеләре дип сәхнәдән күрсәтү модага керде хәзер. Самовардан аракы эчә ул, хатын-кызларны ярата”, - диде Миләүшә Хәбетдинова.

Филология фәннәре кандидаты Риза Фәхретдин, Шиһабетдин Мәрҗәни кебек зыялы шәхесләрнең образларын күрсәтергә кирәк дип саный. “Ә кайда безнең Риза Фәхретдин образлары, Шиһабетдин Мәрҗәни образлары? Алар нинди зыялы булган! Алар мулла да булган, алар тарихчы да. Энциклопедик белемле кешеләр, аларның исемнәрен Англиядә “Британик” энциклопедиясенә керткәннәр. Америкада конгресс китапханәсендә Риза Фәхретдин, Шиһабетдин Мәрҗәниләр турындагы мәгълүмат инде ХХ гасыр башында ук булган. Менә бит татарлар нинди адымнар ясаган үзләрен яңгыратырга”, - ди ул.

Миләүшә Хәбетдинова тамашачыларны фәлсәфи әсәрләрне кабул итәргә өйрәтергә тели. “Үзебезнең спектакльләрне дә күтәреп чыгасым килә. Тамашачыларны гади комедияләр, елап җырлап утыра торган спектакльләргә генә китерәсем килми. Фәлсәфи әсәрләрне кабул итә торган тамашачыны да тәрбиялисем килә минем. Һәм студентларны мин бу юлдан алып барам. Режиссерларны, артистларны чакырып, без спектакльләрне ачабыз”, - дип билгеләп узды ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100