news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Филология фәннәре докторы, профессор Фирдәвес Гарипованың гомер сәгате туктады...

Татар ономастикасы, топонимиясе һәм гидронимиясе өлкәләрен өйрәнгән, педагоглар әзерләгән олуг галимә 73 нче яше белән бара иде

 (Казан, 8 ноябрь, “Татар-информ”). Татар авыллары тарихын (ә алар 900дән артып киткән), сулыкларның үзлекләрен һәм географик атамаларны өйрәнеп, аларның исемнәренең килеп чыгышы - этимологиясе  турындагы күп санлы китаплары һәм массакүләм мәгълүмат чараларында язмалары һәм чыгышлары белән танылган, гомумән, татар ономастикасы, топонимиясе һәм гидронимиясе өлкәләрендә судагы балык кебек йөзгән, 2 дистәдән артык монография һәм сүзлек язып бастырган тел галимәсе - Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикология һәм диалектология бүлеге баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы (1992), профессор (1993), Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе (1995, 2003) Фирдәвес Гарипова 4 ноябрьдә вафат булган. 

Белешмә өчен.

Фирдәвес Гарифҗан кызы Гарипова 1941 елның 7 декабрендә ТАССРның (бүгенге Татарстан Республикасының) Биектау районы Кодаш авылында туган. Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын 1965 елда тәмамлаганнан соң, Биектау районы Ямаширмә урта мәктәбендә укыта ул. 1966-70 елларда Республика фәнни китапханәсендә китапханәче булып эшләп ала. 1974 елдан – СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында. Исем-атамасын 1996 елдан алыштырган әлеге фәнни учреждениедә – ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында 40 еллап фәнгә хезмәт итә, гомерен җәмгыятебезнең әһәмиятле өлкәсенә - фәнгә багышлый. Бер үк вакытта (0,5 ставкага) Казан дәүләт педагогия университетында озак еллар студентларга хәзерге заман татар әдәби теле (лексикология), татар әдәби теле тарихы, татар теленең тарихи грамматикасы буенча белем бирә, югары уку йортлары өчен дәреслекләр, методик ярдәмлекләр яза.

Фәннең иң югары баскычларына менгән, хезмәтләре бәрабәренә исеме “Татар энциклопедиясе”нә кергән татар галимәсе Фирдәвес ханым Гарипованың 70 яшьлек юбилеена туры китереп “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында әзерләнгән әңгәмәдә аның эшчәнлеге, кызыклы фикерләре чагылыш тапкан: http://tat.tatar-inform.ru/news/2011/12/12/71557/ 

Ни үкенеч, ул инде арабызда юк... Фирдәвес ханымның җирдәге соңгы урыны - Биектау районының Олы Битаман авылы зираты.

Фотосурәт http://etatar.ru сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100