news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Шүрәле» фильмын Мәскәү кинофестивале конкурсында күрсәтәчәкләр

7 майда режиссер Алинә Насыйбуллинаның «Шүрәле» дебют фильмы прокатка чыга, дип хәбәр итә «Вольга» кинопрокат компаниясе. Төп рольләрне ул үзе һәм Максим Матвеев башкарган.

Хәбәргә караганда, картинаның сюжеты татар фольклоры белән бәйле.

Фильмның премьерасы 48нче Мәскәү халыкара кинофестиваленең «Рус премьералары» конкурсы кысаларында узачак.

Фильмда Рузил Миңнекәев, Сергей Гилев, Хаски, Роман Михайлов, Геннадий Блинов, Евгений Сангаджиев һәм башка актерлар төшкән.

Картинаны Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Татарстан локацияләрендә төшергәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot