Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда төшерелгән фильм «Нәни принц» халыкара кинофестивалендә күрсәтеләчәк
Башкорт режиссеры Вилүрә Исәндәүләтованың «Калдырмагыз безне!» («Не оставляйте нас!») фильмы «Нәни принц» кинофестиваленең халыкара конкурс программасына керде. Фестиваль 26 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр Төньяк Осетия - Алания Республикасы башкаласы Владикавказда узачак, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.
«Безнең киностудия өчен бу - мөһим һәм шатлыклы вакыйга. Фильм фестивальнең сайлап алу комиссиясе тарафыннан билгеләп үтелде һәм конкурс программасында катнашырга чакырылды. Ә режиссер картинаны шәхси тәкъдим итүдә, фикер алышуларда һәм фестивальнең башка чараларында катнашачак», — дип хәбәр иттеләр «Башкортостан» киностудиясендә.
Искәртеп үтәбез, картинаның сюжетын имин гаиләдә үскән малай тарихы тәшкил итә, ул көтмәгәндә сукбай балалар дөньясына килеп эләгә. Фильм язучы Айгиз Баймөхәммәтовның «Калдырма, әни!», «Урам балалары» һәм «Әкиятсез балачак» автобиографик китаплары мотивлары буенча төшерелгән. Фильмның сценарий авторы — Магафур Тимербулатов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз