news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Филиппинның көньягындагы җир тетрәүдә 78 кеше һәлак булган, меңнән артык кеше зыян күргән

Филиппинның көньягында җир тетрәү нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр турында мәгълүматлар билгеле булды. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. 7,8 магнитудалы җир тетрәү 8 июньдә Минданао утравында булган, әмма үлүчеләр турындагы мәгълүматны 10 көннән соң гына халыкка җиткерделәр.

Филиппинның Куркынычны киметү һәм стихияле бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү буенча илкүләм советы мәгълүматлары буенча, җир тетрәү 14 провинциядә 1,4 миллионнан артык кешегә кагылган, 81,8 меңнән артык кеше үз йортларын ташлап китәргә мәҗбүр булган. Һәлак булучылар саны 78 гә кадәр арткан, тагын 1 339 кеше зыян күргән, ә 30 кеше хәбәрсез югалган.

Инфраструктураның 770тән артык объектына зыян килгән, зыян 2,4 млн долларга бәяләнә. Дистәләгән шәһәр һәм муниципалитетларда электр, су һәм элемтә белән бәйле проблемалар күзәтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot