news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Филиппинда су басу вакытында үлүчеләр саны 35 кешегә кадәр җиткән

Филиппинда су басулардан үлүчеләр саны 35 кешегә җитте, 12 кеше зыян күргән. Илнең табигать афәтләре куркынычын киметү буенча дәүләт советы шундый мәгълүмат чыгарды. РИА Новости шул турыда яза.

Моңа кадәр җирле массакүләм мәгълүмат чаралары 33 һәлак булучы турында белдергән иде.

Совет мәгълүматлары буенча, җиде кеше хәбәрсез югалган дип санала. 1 780 йортка зыян килгән, шуларның 548е тулысынча җимерелгән. 68 шәһәр электр энергиясез калган, 17 шәһәрдә су бирүдә өзеклекләр барлыкка килгән, тагын 14 шәһәрдә элемтә линияләре зыян күргән.

Соңгы мәгълүматларда күрсәтелгәнчә, 358 эвакуация үзәгенә 121 996 кеше урнашкан, 14 306 кеше өйләрен калдырып китәргә мәҗбүр калган, 65 күпер һәм 306 юл зыян күргән. Табигый бәла-каза 35 диңгез порты эшенә йогынты ясаган. 622 шәһәр һәм муниципалитетта уку йортларында дәресләр, тагын 151 шәһәрдә эшләр туктатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100